16 ноябрь 2026 материаллары
-
Җәмгыять
27 миллиард сумнан артык акча тотылган: Казанда бистә юлларына игътибар арткан
Быел Татарстан башкаласының юл челтәрен үстерүгә, төзекләндерүгә барлыгы 27 млрд сумнан артык акча тотылган. Казанда гомуми озынлыгы 130 чакрым 204 юл участогын ремонтлау төгәлләнгән.
-
Яңалыклар
Татарстанда үсмерләр төбәкнең балалар лидерын сайлады
Ноябрьдә Татарстанда IV чакырылыш Алдынгылар советы рәисе сайланган.
-
МӨҺИМ
Татарстанда кырын эшкә баручы үсмерләр саны арткан
Быел ун айда Татарстанда җәмәгать урыннарында 8 мең 500 җинаять кылынган. Шуларның 77 проценты кибетләрдән әйбер урлауларга туры килә. Күз алдында бит! Тулаем алганда, үткән ел белән чагыштырганда барлык төр җинаятьләр кимү ягында. Әмма кырын эшкә баручы үсмерләр саны арту сагайта.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Бәрәкәте бармы?
Россия дә дөньяны иңләп килә торган глобаль кризисның урта бер тирәсендә атлый. Вакыйгалар спирале бүгенгәчә бөтерелүен дәвам итсә, авангардка чыгуыбыз да ихтимал. Рәсми хәбәрләр чит илләргә нефть сатуның октябрь аенда рекордлы күләмгә җитүен сөйли. Бер көнгә 6,82 миллион баррель чи нефть озатылган, айлык керем май аеннан соң иң югары дәрәҗәгә ирешеп, 21,5 миллиард долларга җиткән.
-
Яңалыклар
Фирдүс Тямаев хатынын мактый: «Бизәнми, укол кадатмый»
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев хатыны Резедә Әхмәтвәлиева белән төшкән бик матур видео урнаштырган.
-
Җәмгыять
Узган ялларда Түбән Кама БПЛА һөҗүменә дучар булды: «Бар да исән! Тормышларына куркыныч янамый»
«Хөрмәтле түбәнкамалылар, сыену урыннарында калуыгызны һәм куркынычсызлык чараларын саклавыгызны үтенәм. Хәзерге вакытта ПВО эшли». Түбән Кама мэры Радмир Беляев үз каналы аша 15 ноябрь көнне иртәнге cәгать биштә үк кала халкын кисәтте.
-
Җәмгыять
Фәрид Абдулганиев: «Республика җитәкчелеге һәм монда яшәүче халык белән бергәләп хәл итәчәкбез»
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев Яңа Чишмә районында эш сәфәрендә булды, анда башлангыч мәктәп – балалар бакчасы, район үзәк хастаханәсе эшләре белән танышты, педагоглар һәм укучылар, медицина хезмәткәрләре белән аралашты, шулай ук «Патриот» паркындагы мемориаль комплекска чәчәкләр салды.
-
Яңалыклар
Миңнеханов БПЛА һөҗүме сәбәпле зыян күргән Түбән Кама предприятиеләренә булышырга кушты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Каманың пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында зыян күргән сәнәгать предприятиеләренә ярдәм күрсәтергә кушты.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Казанда «Логика молока» АҖнең сөт комбинатында булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «Логика молока» АҖнең «Эдельвейс» сөт комбинатында булды. Визиты барышында аны Татарстан Республикасы вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Казан мэры Илсур Метшин һәм «Логика молока» АҖ генераль директоры Якуб Зәкриев озата йөрде.
-
Яңалыклар
Татарстанда мигрантларны таксида эшләтмәскә тәкъдим иттеләр
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Татарстанда таксида һәм эшчәнлекнең кайбер башка өлкәләрендә чит ил кешеләрен эшләтмәскә тәкъдим иткән.
-
Яңалыклар
Казан шәһәр филармониясе легендар «Диләфрүзгә дүрт кияү» комедиясен тәкъдим итә
20, 21 һәм 29 ноябрьдә «Чулпан» мәдәният үзәгендә Казан шәһәр филармониясе һәм «Казан» бию ансамбле «Диләфрүзгә дүрт кияү» музыкаль спектакленең премьерасына чакыра.
-
Яңалыклар
Казандагы «Апас» якташлык җәмгыятендә якташлар очрашкан
-
Яңалыклар
Гомер озынлыгының күпмегә артуы билгеле булды
Россиядә гомер озынлыгы уртача 7,2 елга арткан. 2000 елда уртача гомер озынлыгы – 65,2, 2023 елда – 72,4 яшь тәшкил иткән.
-
Яңалыклар
Лисичанск белән Рубежное шәһәрләрендә 600 агач һәм куак үсентесе утырттылар
Луганск халык республикасының Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә 600ләп агач-куак утыртканнар.
-
Наил Шәрифуллин
Ерткычлар һәм сарыклар
Тормыш шундый: адәми затларның күбесе дөньяга килә дә инерция буенча яши. «Бу ни дигән сүз?» – диярсез. Бәндә үзе яшәгән дөньяны танып белергә атлыкмый, белемгә ашкынмый, мин кем, ни өчен яшим, дигән сорауны да беркайчан да куймый. Ягъни үз-үзен аңларга да аның артык теләге юк. Күпчелек халык башка «важный» эш, гамәл белән мәшгуль – ул дөнья куа.